17 февраль 2018 яңалыклары
-
Май чабу (масленица) бәйрәменә рәхим итегез!
18 февраль көнне 11 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Балалар паркында Май чабу бәйрәме узачак. Тамашачыларны концерт-уен программасы, бәйгеләр, уеннар көтә, теләге булганнар фотога төшә алачак, әйлән-бәйлән әйләнү мөмкинлегенә ия булачак һәм башкалар. Балалар күңелен үстерелгән курчаклар күрәчәк. Чарага барлык теләге булучылар да керә ала.
-
Асаф Вәлиев үзеннән ике тапкырга яшьрәк туташка өйләнгән?
Моңарчы татар эстрадасының атаклы "буйдаклары" рәтендә йөргән Асаф Вәлиев ВКонтакте битендәге статусын "өйләнгән" дип үзгәрткән. Татарстанның халык артисты йөрәген кем яулаган соң? Кәләш - татар кызы. Ул җырчыдан ике тапкырга яшьрәк. Бер елдан артык очрашып йөреп, никах укытканнар. Туташның исеме әлегә сер булып кала. Фото: Рамиль Гали http://www.tatar-inform.ru
-
Әлеге минутларда Татар мәдәният үзәгендә Хәтер кичәсе уза (ФОТОЛАР)
Әлеге минутларда Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә милләтебезнең күренекле шәхесе, якташыбыз Һади Атласи һәм аның тарафдарлары истәлегенә багышланган традицион Хәтер кичәсе бара. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары рәтендә - язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова. Быел "Шәфәгать иясе" бүләге Чибәбе якларында гомер итүче Альбер Шаяхмитовка бирелә. Аның әти-әнисе Бөгелмә төбәгеннән. Альберт...
-
Ютәлдән ничек котылырга?
Трахеит һәм бронхит белән еш авыручыларга тылсымлы рецепт: Стаканга даруханәдә сатыла торган ике «От кашля» төймәсе һәм 1 десерт кашыгы «Грудной эликсир» салып, өстенә 2 аш кашыгы кайнар су агызыгыз. Дару төймәсе эрегәнче болгатып, көненә өч тапкыр - ашар алдыннан ярты сәгать һәм йокларга ике сәгать кала эчегез. Ютәлдән -...
-
Район башлыгына – “Яңарыш” фондының Рәхмәт хаты
Казан Кремлендә гадәттәгечә ел саен уздырыла торган Хәйриячеләр китабын һәм "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының административ совет...
-
Бөгелмәдә Хәтер кичәсе узачак
2018 елның 17 февралендә 13 сәгатьтә Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә милләтебезнең күренекле шәхесе, якташыбыз Һади Атласи һәм аның тарафдарлары истәлегенә багышланган традицион Хәтер кичәсе узачак. Якташларыбызны, шәһәребез кунакларын һәм үткән елларда Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге хәйрия фондының шәрәфле исемнәренә ия булган барлык кешеләрне ("Мәгърифәтче", "Фидакарь укытучы", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы"...